Милли проектлар
22 апрель 2024, 08:03

Магинскида яңа амбулатория ачыла

Авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Магинскида яңа амбулатория ачылаМагинскида яңа амбулатория ачыла
Магинскида яңа амбулатория ачыла
Караидел районының Магинск авылында тиздән яңа амбулатория ачылачак. Медицина объекты "Сәламәтлек саклау" милли проектының " Төбәкнең беренчел звеносын яңарту" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. 
Яңа амбулатория медицина ярдәме күрсәтү стандартларына җавап бирүче корылмаларга баетылган: көндезге дәвалану палатасы, стериль материалларны саклау, персонал бүлмәсе, гардероб,  процедура һәм прививка һәм башка мөһим кабинетлар бар.
Мең ярым кеше яшәгән Магинск авылы халкы сәламәтлеге сагында терапевт,педиатр һәм теш табиблары торачак.  Алар авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәчәк.
 
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас