Милли проектлар
21 апрель 2024, 17:10

Башкортстан ашлык экспортын арттырды

Ел башыннан 157 мең тоннадан артык ашлык экспортланган.

Башкортстан ашлык экспортын арттырдыБашкортстан ашлык экспортын арттырды
Башкортстан ашлык экспортын арттырды

2024 ел башыннан Башкортстан 157 мең тоннадан артык ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары экспортлаган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 40 мең тоннага күбрәк. Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Башкортстан ашлыгын Әфганстан, Бельгия, Беларусь, Германия, Грузия, Дания, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Латвия, Нидерланд, Польша, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан һәм башка илләр сатып алган. Экспортка җибәрелгән авыл хуҗалыгы культуралары арасында арпа, бодай, җитен, борыч, сафлора, солы һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, боларныңбарысы ла ил җитәкчесе Владимир Путин кушуы буенча «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас