Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 апрель , 10:37

Яңа ФАП ачылачак

   Кушнаренко районының Канлы авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу алдында тора.

Яңа ФАП ачылачак
Яңа ФАП ачылачак

   Кушнаренко районының Канлы авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу алдында тора.

   БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа медицина учреждениесе Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелә. Программаның төп максаты – кешеләр яшәгән, укыган һәм эшләгән урыннарда медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру.

   Яңа ФАПта медицина хезмәткәре өчен дә, урындагы халык өчен дә барлык уңайлыклар булдырылачак. Канлыда 200дән артык кеше яши, алар өчен киләчәктә биредә диспансеризация үтү, вакцинация ясату һәм беренче медицина-санитар ярдәме алу мөмкинлеге булачак.

   Әйткәндәй, 2024 елда Башкортстанда 107 ФАП, 4 гомум практика табибы кабинеты, 19 табиблык амбулаториясе һәм бер участок дәваханәсе ачарга планлаштырыла.

Фото: Башинформ.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: