Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 апрель , 10:44

Уфа юкәләре гөрләп үсәр әле...

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе быелга беренче тапкыр иртәгә, 20 апрель көнне, Новомостовая урамында старт алачак.

Уфа юкәләре гөрләп үсәр әле...
Уфа юкәләре гөрләп үсәр әле...

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе быелга беренче тапкыр иртәгә, 20 апрель көнне, Новомостовая урамында старт алачак. Әлеге экологик акция кысаларында Пушкин урамыннан алып Зәки Вәлиди урамына кадәр 37 эре юкә агачлары утыртылачак.

   “Экология” милли проекты кысаларында үтүче бу акциягә Карл Маркс, Зәки Вәлиди, Октябрь революциясе, Аксаков, Коммунистик, Цюрупа урамнарындагы юл участокларын әзерлиләр. Бу урыннарны җәяүлеләргә һәм транспортка комачаулык итүче иске, карт, зыянлаган агачлардан арындырганнар. Алар урынына 150 яшь һәм эре юкә агачларын утыртырга әзерләнәләр.

   Әйткәндәй, “Яшел Башкортстан” акциясе 70 меңләп кешене берләштергән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: