Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 апрель , 10:40

Поликлиникалар яңартылачак

Башкортстан Башлыгы Уфа поликлиникаларын яңарту программасына старт бирде.

Поликлиникалар яңартылачак
Поликлиникалар яңартылачак

Башкортстан Башлыгы Уфа поликлиникаларын яңарту программасына старт бирде.

-Без медицина өлкәсендә бик тә амбициоз программаны тормышка ашыруга тотындык – ул да булса, Уфадагы беренчел звеноны яңартуга, - диде республика башлыгы.- Үткәрелгән анализ шуны күрсәтте: башкала поликлиникалары биналарының өчтән бер өлеше капиталь ремонт сорый. Кулланылган корылмаларның яртысы диярлек дистә елдан артык файдаланышта.

   Башлык әйтүенчә, 2029 елга кадәр башкалада 34 медицина оешмасын яңартачаклар. Бу максатка Башкортстан казнасыннан 3,5 миллиард сум акча бүленәчәк. Тагын да 4,5 миллиард сум поликлиникаларга корылмалар, мебель, оргтехника алу өчен бүленәчәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: