Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 апрель , 10:05

Үзәктә -экология темасы

Экологик форумда урманнарны саклау, шәһәрләрне төзекләндерү һәм башка бик күп мөһим сораулар тикшерелде.

Үзәктә -экология темасы
Үзәктә -экология темасы

 

Башкортстан “Экология” милли проекты чараларын тормышка ашыруда актив катнаша. Экологик форумда урманнарны саклау, шәһәрләрне төзекләндерү һәм башка бик күп мөһим сораулар тикшерелде.

Экология өлкәсендә белгечләр һәм экспертлар бер мәйданга җыелды. «ЭКСПО» күргәзмә комплексында әлеге темага багышланган өч күргәзмә беръюлы ачылды. Форумда исә аеруча сакланучы табигать территорияләре системасы, аның алга китеше һәм икътисад үсеше тикшерелде.

Экологик форум сигезенче ел инде тирә-як мохитне саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен конструктив мәйданчык булып тора. Форумга Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр килде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: