Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 апрель , 10:10

Салаватта юллар яхшыра

 Башкортстанның Салават шәһәрендә юл эшләре башланды.

Салаватта юллар яхшыра
Салаватта юллар яхшыра

 Башкортстанның Салават шәһәрендә юл эшләре башланды. Алар Русия Президенты Владимир Путин указы буенча тормышка ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла. Калинин урамыннан Салават Юлаев бульварына кадәр 620 метр озынлыктагы участокта подрядчылар юл чите ташларын ала һәм яңа бордюрлар урнаштыра.

- Бу юл социаль әһәмиятле объектларга илтә. Ленин урамының әлеге участогы янында дүрт балалар бакчасы, ике мәктәп урнашкан. Монда җәмәгать транспорты йөри. Шуңа күрә әлеге урамны ремонтлау бик мөһим, - ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Борт ташларын алмаштырганнан соң, юлчылар асфальт-бетон япманы яңартачак һәм юл билгеләре куячак.  Тротуарлар да эшләнәчәк. Әлеге эшләр 27 миллион сумга төшә. Юлның әлеге өлешен ремонтлау июнь уртасына тәмамланыр дип күзаллана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: