Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 апрель , 11:29

Хезмәт дәресе укытучылары очрашты

Краснокама районы технология укытучыларын "Үсеш ноктасы" үзәкләренең алдынгы эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар.

Хезмәт дәресе укытучылары очрашты
Хезмәт дәресе укытучылары очрашты

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында, Башкортстанның Краснокама районы мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшли. Аларның берсендә, Яңа Кабан авылының мәктәп-интернаты базасында урнашкан, район мәгариф учреждениеләренең технология укытучыларының методик берләшмәсе утырышы узды.

РМО программасы төрле һәм бай булган: ул ачык дәрес, дәрестән тыш чара, түгәрәк өстәл, шулай ук мәктәп кунаклары өчен экскурсияне үз эченә алган. Технология укытучысы Венер Муллагалиев кунакларны «Мәгариф» милли проекты программасы буенча җиһазландырылган мәктәп музее, уку кабинетлары эшчәнлеге белән таныштырды. «Үсеш ноктасы» үзәге ярдәмендә мәктәп укучылары инде ике ел рәттән ОБЖ буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булалар.

«Өйне төзекләндерү» ачык дәресе танып белү һәм кызыклы булды, анда укытучы проект җиһазларын кулланды. Космонавтика көненә багышланган «Күңелле космодром» класстан тыш чарасы чыннан да «космик»булды.

Чыганак: Краснокама районы муниципаль районы администрациясе

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: