Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 апрель , 08:30

ФАПның рәхәтен күрәләр

Илеш районы Кушбахты авылында ФАП ачылганнан соң анда 800гә якын кеше мөрәҗәгать иткән.

ФАПның рәхәтен күрәләр
ФАПның рәхәтен күрәләр


Илеш районы Кушбахты авылында ФАП ачылганнан соң анда 800гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу мөмкинлекләр “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Башкортстан республикасыңда беренчел звеноны модернизацияләү”  проекты ярдәмендә ачылды.

Заманча ФАПта кабул итү кабинеты, процедура бүлмәсе, көтү бүлмәсе, персонал һәм дарулар саклау бүлмәсе бар.

Кушбахты ФАПын Гөлназ Гәрәева җитәкли. Ул бу авылда 33 ел эшли инде. Фельдшер яңа бинада эшләве күпкә уңайлырак булуын, кешеләрнең медосмотр һәм диспансеризациягә теләп килүен билгели.

-Бирегә 600гә якын кеше мөрәҗәгать итә ала. ФАПның Кушбахты һәм Тәҗәй авыллары арасында урнашуы бик уңайлы, - ди Гөлназ Гәрәева.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: