Быел Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 8 күпер ремонтланачак, дип хәбәр иттеләр БР Транспорт министрлыгында. Аларның гомум озынлыгы 419 метрдан артык булачак. Бу эшләр Белорет, Салават, Мишкә, Туймазы, Тәтешле районнарында башкарылачак. Күперләрне ремонтлауга 225 млн сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.
"Бу күперләр торак пунктлар арасында транспорт элемтәсен, шулай ук туристлык объектларына юлны тәэмин итә. Шуңа күрә аларны төзекләндерү мөһим», — диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Подрядчы оешмалар яхшы һава торышы башлану белән эшкә керешәчәк. Барлык объектлар да быел ремонтланачак.