Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 апрель , 21:56

"Сәламәтлек поезды" – Илеш районында

15 апрельдә Башкортстанда республиканың ерак районнарында медицина хезмәтләре күрсәтүче “Сәламәтлек поездлары” эшли башлады. Илеш районының Базытамак авылындагы  “беренче“  станциядә  поездны партиянең җирле сәяси советы әгъзалары, район хакимият башлыгы урынбасары Рамил Хәертдинов, Нефтекама хастаханәсенең баш табибы Наилә Галәветдинова, Югары Яркәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина һәм Базытамак авыл советы башлыгы Илфат Закиров каршы алды.

- “Сәламәтлек поездлары” ярдәмендә илнең ерак торак пунктларында яшәүчеләр оператив һәм сыйфатлы комплекслы медицина тикшерүе узу мөмкинлеге ала. Хроник авырулары булган пациентлар үз сәламәтлекләренә игътибарлы һәм даими рәвештә белгечләргә йөриләр, ә бу мобиль комплексларда бер үк вакытта берничә тар белгечлек табиблары белән аралашу мөмкинлеге бар. Шәхсән мин “Сәламәтлек поездлары”нда хәтта үз-үзләрен начар хис итмәүчеләргә дә медицина тикшерүе узарга кирәк, дип уйлыйм. Яшерен формада барган авыруны вакытында диагностикалау уңышлы савыгу мөмкинлекләрен арттыра, - ди «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фидус Йосыпов.

"Сәламәтлек поездлары" - заманча җиһазлар белән җиһазландырылган мобиль медицина комплекслары. Монда флюорография, маммография үтәргә, теш дәваларга һәм башка медицина хезмәтләре алырга мөмкин.  “Сәламәтлек саклау” милли проектының  “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе инде алтынчы ел рәттән уза. Бу проект ярдәмендә авыруларны диагностикалау һәм ачыклау мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: