Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 апрель , 10:37

«Котовасия» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Чара Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган "Мәдәният" милли проекты кысаларында узды.

«Котовасия» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
«Котовасия» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Стәрлетамакта «Котовасия» балалар юмористик иҗаты конкурсына йомгак ясалды Стәрлетамакның картиналар галереясендә «Котовасия» халыкара балалар юмористик иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

«Котовасия» Халыкара балалар юмористик иҗаты конкурсы шәһәрдә инде җиденче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр конкурс1998 елның 1 апрелендә Уфа шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә оештырыла һәм "Черниковская котовасия" дип атала. 2014 елдан конкурсны 1 нче санлы сәнгать мәктәбе үткәрә. Бу юлы жюри төрле техникада башкарылган 174 белем бирү учреждениесеннән 5 меңнән артык эшне караган (рәсем сәнгате, төсле һәм кара-ак уникаль графика, басма һәм компьютер графикасы, аппликация, коллаж).

Русия, Белоруссия, Казахстанның 154 шәһәреннән 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь рәссамнар катнашкан.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: