Милли проектлар
13 апрель 2024, 11:07

Лизинглы дәүләт ярдәме предприятиегә файдалы

Аның чыгымнары 40% ка кимергә мөмкин.

Лизинглы дәүләт ярдәме предприятиегә файдалыЛизинглы дәүләт ярдәме предприятиегә файдалы
Лизинглы дәүләт ярдәме предприятиегә файдалы

Башкортстан төбәк лизинг компаниясе  җаваплылыгы чикләнгән “Фортуна” җәмгыятенә  магистраль тягач алу өчен 8 млн күләмендә ярдәм иткән. Бу ярдәм “Урта һәм кече малтабарлык һәм шәхси эшкуарлыкка  ярдәм итү” милли проекты нигезендә башкарылган. Шулай итеп, “Фортуна” 40 процентка чыгымнарын киметү мөмкинлеге алган. Республиканың Малтабарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов ташламалы лизингның республикада малтабарлык эшен үстерүдә зур роль уйнавын билгеләде.

Юл буе сервисы белән шөгыльләнүче “Фортуна” җәмгыяте үз программасын Русия премьер-министры Михаил Мишустинга  2023 елда федераль  киңәшмәдә   җиткергән иде.

Бер ел эшләп килгән урта һәм кече малтабарлык  оешмаларына, шәхси эшкуарларга  лизинг  7 елга 6-8 процент белән 50 млн сумга кадәр бирелә ала.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас