Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 апрель , 16:18

Дәүләкәнлеләр ГТО белән дус

Дәүләкәнлеләр ГТО белән дус
Дәүләкәнлеләр ГТО белән дус

ГТО нормативларын үтәү, шул хакта документ алу бик популяр эшкә әверелде. Заманында үзем дә,  бик тырышып, ГТОның көмеш медален алган идем. Хәтта документта министр подписе дә бар иде. Университетта эффектлы контрактка  балл да өстәлгән иде. Ничек кенә булмасын, спорт белән дус булу беркемгә дә комачауламый, ә ГТО шуның үзенчәлекле бер күрсәткече.

Дәүләкән хакимияте хәбәр итүенчә, Дәүләкәннең беренче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары  Президент Владимир Путин 2018 елда булдырган  “Демография” милли проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль   программасы кысаларында  ГТО нормативларын тапшырдылар. Төрле физик сынауларга корылган ГТО тестларын тапшыру  балаларда спорт дәрте, күңел күтәренкелеге һәм киләчәктә спорт белән дус булу теләге тудырды, диде тестны кабул итүче үзәк вәкиле. Чыннан да, спорт белән яшьтән дус булу бик фарыз гамәл, әлбәттә.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: