Чара "Мәгариф" милли проектының "Патриотик тәрбия бирү" федераль проекты максатларына ярашлы оештырылган.
Тантаналы линейкада махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның һәм шушы мәктәпне тәмамлаган Руслан Абдуллинның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алганнар. Балалар хәрбигә үзләре төшергән рәсемнәрне бүләк иткән. Укучылар шулай ук солдатларга хатлар һәм музыкаль бүләк әзерләгән. Хәрби хезмәткәр балаларга үзенең балачак еллары, Армиядә хезмәт итүе, махсус хәрби операциягә китәргә карар кабул итүе турында сөйләгән. Кызыклы әңгәмә барышында балалар сораулар биргәннәр. Мәктәп буенча экскурсия мәктәп музеенда тәмамланган. Очрашу балаларның күңелендә якты истәлек булып калган.
Укучылар ачык мисалда чын геройларның яныбызда гына яшәүләрен күргәннәр, кыюлык, батырлык, каһарманлык һәм Ватанны сөюнең чын кеше сыйфаты булуын аңлаганнар.
Стәрлебаш районы хакимияте сайтыннан.