Милли проектлар
12 апрель 2024, 09:38

Хәвефсез дә, сыйфатлы да булачак

Эшләрне быел июнь уртасына кадәр тәмамларга исәп тоталар.

Хәвефсез дә, сыйфатлы да булачакХәвефсез дә, сыйфатлы да булачак
Хәвефсез дә, сыйфатлы да булачак

Салават шәһәренең Ленин урамында ремонт эшләре башланган. Эшләр "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында башкарыла. Калинин урамыннан Салават Юлаев бульварена кадәр подрядчиклар 620 метр озынлыгындагы юлда иске бордюрларны сүтеп, алар урынына яңаларын урнаштыралар.
"Бу - социаль әһәмиятле объектларга илтүче юл. Ленин урамы участогында 4 балалар бакчасы, 2 мәктәп урнашкан. Җәмәгатьчелек транспорты да шуннан йөри. Шуңа күрә дә бу юлга ремонт ясау үтә әһәмиятле", - ди БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Бордюрлар яңартылганнан соң асфальт юл түшәләчәк, тротуарларны да тәртипкә китерәчәкләр. Бөтен эшләр 27 млн. сумга төшәчәк. Эшләрне быел июнь уртасына кадәр тәмамларга исәп тоталар.
2024 елда Салаватта милли проект булышлыгында 4 километр озынлыгында 4 юл участогы ремонтланачак. Октябрь, Ленин, Нуриманов һәм Лениград урамнары яңарыш кичерәчәк.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас