Милли проектлар
11 апрель 2024, 16:38

Үсеп килүче яшь буынга – яңа мәктәпләр

Халык программасы кысаларында Нефтекаманың ике мәгариф учреждениесендә «Мәгариф» милли проектының «Яңа мәктәп» партия проекты гамәлгә ашырыла. Энергетик авылының 11нче  һәм 15нче  санлы мәктәпләре күптәннән ремонтлауга мохтаҗ: таушалган стеналар, агач  рамлы тәрәзәләр, урыны белән тама  торган түбә, аны даими рәвештә вакытлыча ямап килгәннәр... Бина эчендә да хәлләр шулайрак: кайбер кабинетлар дистә еллар дәвамында яңартулар күрмәгән. Әлбәттә, ата-аналар үз көчләре һәм мәктәп көче белән косметик ремонт ясап уңайлыклар тудырырга тырышкан, ләкин бу  гына мәсьәләне хәл итмәгән.

Ниһаять,  зур үзгәрешләр вакыты җиткән һәм мәктәп тулысынча яңартылачак. Коммуникация системалары, идәннәр, стеналар, түбә, җиһазлар – тиздән балалар бөтенләй башка шартларга кайтачак.

– «СпецСтройСервис» оешмасы белән ике еллык контрактлар төзелде, Подрядчы инде иске бинаны сүтә башлады. Һәр мәктәптә ремонтның гомуми суммасы 123 миллионнан артык тәшкил итәчәк. Ремнот вакытында балалар башка мәктәпләрдә укыячак. Бу ата-аналарга да, балаларга да көтәргә кирәк булган вакытлыча уңайсызлыклар. Әмма без барыбыз да моның юкка түгеллеген  аңлыйбыз һәм соңыннан яраткан мәктәбебезнең туган стеналары яңа белемнәр эстәүче балаларны каршы алачак, – дип билгеләп үтте Нефтекама шәһәренең «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Эльдар Вәлидов. 

 

Яңа үсеп килүче буынга  – яңа мәктәпләр
Яңа үсеп килүче буынга  – яңа мәктәпләр
Яңа үсеп килүче буынга – яңа мәктәпләр
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас