Милли проектлар
11 апрель 2024, 04:20

Мәшгульлек үзәкләре яңара

Барысы да яңа сулыш алачак, диләр.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында ел ахырына кадәр барлык муниципалитетларда мәшгульлек үзәкләре яңартылачак.

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий, төбәккә эш визиты белән килгәч, ремонт барышын карады.

Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров проектның республика өчен бик мөһим булуын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың барлык мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләүгә чыгымнар күләме 760 миллион сумга басачак, аның 426 миллион сумы – федераль бюджеттан. Бу – проектта катнашучы барлык субъектлар арасында иң зур сумма. Акчалар биналарны ремонтлауга, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен җиһазландыруга тотынылачак.

Бу уңайдан Башкортстан 2019 елдан башлап модернизацияләү лидерларының берсе булып тора, дип бәяләде Ян Талбацкий.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас