Милли проектлар
9 апрель 2024, 05:35

“Тормышка табан 10 000 адым”

Яңавыл районында яшәүчеләр Бөтенрусия акциясенә кушылдылар.

“Тормышка табан  10 000 адым”“Тормышка табан  10 000 адым”
“Тормышка табан 10 000 адым”

Яңавыл шәһәренең "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Тормышка табан 10 000 адым" Бөтенрусия акциясе узды. Чара “Демография” милли проекты кысаларында оештырылды.

   Акциягә 200дән артык кеше кушылды. Тренер-укытучылар старт алдыннан  зарядка үткәрделәр, ә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре катнашучыларның артериаль кан басымын үлчәү өчен медицина мәйданчыгы оештырдылар. Акцияне үзәк хастаханә коллективы, мәктәпкәчә учреждениеләр, район хатын-кызлар советы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Картлык-шатлык" проектының актив вәкилләре, шулай ук сәламәтлек төркемнәре актив рәвештә хуплады.

  "Тормышка табан 10 000 адым" акциясе көндәлек хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас