Милли проектлар
9 Апреля 2024, 07:35

Эчәр суыбызны кайгыртып

Башкортстанда “Чиста су"  проекты буенча су белән тәэмин итүче  алты  система төзелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эчәр суыбызны кайгыртыпЭчәр суыбызны кайгыртып
Эчәр суыбызны кайгыртып

Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чиста су” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республикада алты торак пунктында су белән тәэмин итү системасы төзелә: Бөре һәм Туймазы шәһәрләрендә, Уфаның Башкортстан чәчәкләре касабасында, Чишмә, Кыйгы һәм Кушнаренко авылларында.

  Бу объектларны декабрьдә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, тагын 51 меңгә якын кеше сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк. Әлеге эшләргә 792,3 млн. сум күләмендә финанслау каралган.

Фото: ria.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас