Стәрлетамакта махсус комиссия юлларның ремонты сыйфатын тикшергән һәм Блюхер, Салтыков-Щедрин, Черноморская, Лесной, Кочетов, Мир һәм Технический урамнарында ремонтланган юллар участокларында кайсыбер җитешсезлекләрне ачыклаган.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында ремонт эшләре башкарылган бу юл участокларына 4 еллык гарантия бирелгән булган. Ләкин юл ремонтлаучы оешманың төгәл башкармаган эшләре аркасында урыны белән асфальт юлның бозылуы, кайдадыр юлдагы “кое”лар капкачының түбәнгә төшүе һ.б. җитешсезлекләр ачыкланган.
Комиссия, җитешсезлекләрне теркәп, тикшерү акты төзегән. 2024 елның июнь ахырына кадәр подряд оешмалар барлык кисәтүләргә игътибарлы булып, җитешсезлекләрне үз исәпләренә бетерергә тиеш булачаклар.
Фото: Башинформ.