Милли проектлар
8 апрель 2024, 10:21

Олимпиада җиңүчеләрен әзерлибез

2024 елда Башкортстанда олимпиада резервы спорт мәктәпләрен (СШОР) җиһазландыру максатына 15,5 миллион сум акча бүленәчәк.

Олимпиада җиңүчеләрен әзерлибезОлимпиада җиңүчеләрен әзерлибез
Олимпиада җиңүчеләрен әзерлибез

2024 елда Башкортстанда олимпиада резервы спорт мәктәпләрен (СШОР) җиһазландыру максатына 15,5 миллион сум акча бүленәчәк.

   Бүленгән акчаларның 13 миллион сумы – федераль казнадан киләчәк. Спорт корылмалары, инвентарь һәм экипировка “Демография” милли проекты кысаларында эшләп килгән “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проектына ярашлы, сатып алына.

   БРның спорт министры Руслан Хәбибов әйтүенчә, республикада спорт мәктәпләрен җиһазландыру практикасы узган елдан актив алып барыла. Узган елда өч олимпиада резервы спорт мәктәпләре өчен 15,3 миллион сумлык кирәкле әйберләр алынган, шуның 12,9 миллион сумы федераль казнадан бүленгән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас