Милли проектлар
8 апрель 2024, 11:07

Мәчетледә сәламәтлеккә игътибар зур

Күптән түгел Мәчетледә яңа дәваханә бинасы куллануга тапшырылды.

Мәчетледә сәламәтлеккә игътибар зурМәчетледә сәламәтлеккә игътибар зур
Мәчетледә сәламәтлеккә игътибар зур

Күптән түгел Мәчетледә яңа дәваханә бинасы куллануга тапшырылды.

   Яңа корпус Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы төзелде. Бүген инде яңа дәваханә корпусында пациентларны уңайлы шартларда кабул итәләр.

   Өч катлы бинаның беренче катында диагностика бүлеге урнашкан. Анда эндоскопия, УЗИ һәм функциональ диагностика, рентген тикшеренүләре үтәргә мөмкин. Икенче катта балаларны дәвалау бүлеге. Анда планлы госпитальләү дә, ашыгыч ярдәм дә курсәтелә. Өченче катта – терапия бүлеге, анда җылы һәм уңайлылыклары булган палаталар урнашкан.

   Яңа бинадә ризык әзерләү блогы, дәваханәнең бер өлешеннән икенчесенә җылы коридор буенча күчү мөмкинлеге дә бар.                               

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас