Күптән түгел генә Бакалы районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Әлеге медицина учреждениеләрен төзү Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.
Ике ФАПта да авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Куштирәктә 20 ел хезмәт стажына ия булган фельдшер Гөлназ Газизова эшли. Ул Куштирәк һәм Яңа Сасыкүл авылларын хезмәтләндерә (370ләп кеше яши). Юлтимер һәм Михайловка авыллары халкының саулыгы сагында тәҗрибәле акушерка Сәрия Хәйдәрова тора. Аның карамагында 314 кеше исәпләнә.
Фото: Башинформ.