Апрельнең тәүге ике көнендә генә дә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары һәм опекуннары тарафыннан электрон сервис аша 11 мең гариза тапшырылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 2 меңгә күбрәк. “Госуслуги” порталның үсеше һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрнең электрон формага күчүе Русия президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә куелган “Санлы икътисад” милли проектының төп максатларының берсе булып тора.
-Электрон вариантта тапшырылган гаризалар санының артуы “Госуслуги”ның популярлашуы турында сөйли. Мондый формат вакыт экономияләргә булыша һәм беренче көннәрдә үк гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Быел гаризаның алдан язып, черновикларда саклап торырга һәм 1 апрельдә бер төймәгә басып җибәрергә мөмкин иде, - ди БР санлы үсеш министры урынбасары Динар Шарафетдинов.
Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланы 1 сыйныфка яздыру өчен гариза “Госуслуги” аша бирелгән икән, мәктәпкә документларны илтеп торырга кирәкми. Әгәр дә документлар ташламалы шартларда кабул ителәсе очрак булмаса, әлбәттә. Анда инде документлар белән мәктәпкә барырга кирәк.
Фото: bash.news