Милли проектлар
7 апрель 2024, 05:50

Ботаника бакчасы табигатьне сакларга өйрәтә

 “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанның Тимашевка авылында мәктәп нигезендә балалар ботаника бакчасы булдырылган.

Ботаника бакчасы табигатьне сакларга өйрәтәБотаника бакчасы табигатьне сакларга өйрәтә
Ботаника бакчасы табигатьне сакларга өйрәтә

 “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанның Тимашевка авылында мәктәп нигезендә балалар ботаника бакчасы булдырылган.

-Балалар ботаника бакчасы челтәре балаларда экологик аңны үстерүгә булышлык итә. Анда алар табигатьне сакларга өйрәнә, кешенең тирә-як мохиткә ничек йогынты ясаганын һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күреп булганына төшенә. Балалар үсемлекләр дөньясын сакларга һәм кадерләргә өйрәнә, шулай ук планетаның киләчәге өчен үзләренең җаваплылыгын аңлый,- ди Ишембайның балалар эколого-биологик үзәгенең ботаника бакчасы җитәкчесе Лилия Зиамбетдинова.

“Мәгариф” милли проекты Русия президенты Владимир Путин указы буенча 2019 елда  гамәлгә куелды. Проектның төп максаты- илебездәге барлык үсмерләр һәм балаларның потенциалын мөмкин булганча ныграк ачуга ирешү.   

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас