Илеш районыннан “көмеш” яшьтәге туристлар “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм ” проектында катнашты.
Бер көнлек тур кысаларында районның өлкән буын вәкилләре Уфа шәһәрендәге Ботаника бакчасында булды. Биредә алар планетабызның төрле почмакларыннан агачлар, куаклар һәм үсемлекләрнең уникаль коллекциясен күрде. Шулай ук илешлеләр «Нур» Уфа дәүләт татар театрына барып, андагы спектакльне караудан якты тәэсирләр алды.
Әйткәндәй, "Башкорт озын гомерлеге. Туризм" проекты елга бер тапкыр өлкән буын вәкилләренә Башкортстан буйлап сәяхәт кылырга мөмкинлек бирә. Проектта 60 яшьтән башлап ир-атлар, 55 яшьтән алып хатын-кызлар һәм вакытыннан алда лаеклы ялга чыкканнар катнаша ала. Трансфер, иминиятләштерү, маршрут буенча экскурсияләр, гид-экскурсовод, медицина һәм социаль хезмәткәрләр озатуы программада катнашучыларга бушлай бирелә.