Милли проектлар
5 апрель 2024, 05:35

Уртак эшнең нәтиҗәсе уңышлы була

Уртак эшнең нәтиҗәсе уңышлы булаУртак эшнең нәтиҗәсе уңышлы була
Уртак эшнең нәтиҗәсе уңышлы була

Республиканың лизинг компаниясе һәм «МСП Лизинг» акционерлар җәмгыяте беренче уртак килешүне гамәлгә ашыра. Федераль акчалар ярдәмендә Уфаның «Спецтрансстрой» компаниясе 75,2 млн сумлык асфальт җәю җайланмасы сатып алган, дип хәбәр итә БР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

"Ташланмалы лизинг механизмы төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, — диде БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. - Ике ярдәм институтының уртак эше лизинг алучыга кирәкле җиһазларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирде, ә ташламалы ставкалар буенча финанслау компаниягә финанс авырлыкны шактый киметте", - диде ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас