Хисапта аеруча сәламәтлек саклау турындагы бүлегенә игътибар иттем. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында соңгы дүрт елда Русиядә онкологик чирләрне дәвалау зур үсеш алган. Бу максатларда 600 төбәк йөрәк-кан үзәкләре, онкология диагнозы куелган пациентлар өчен 200 медицина учреждениесы җиһазландырылган, аларны дәвалаучы 500 амбулатория ачылган. Беренчел звенода эшләүче 1 миллион медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр алганнар.
“Русиялеләр арасында диспансеризация популярлаша, - диде Хөкүмәт рәисе. – Бу уңайдан диспансеризация программаларын киңәйттек, күп кеше аны бушлай үтә ала. 2020 елда 39 миллион кеше профилактик тикшеренү үткән булса, былтыр һәр икенче русияле моңа иреште”.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 2023 елда республикада 1,288 миллион кеше диспансеризация үткән.
Диспансеризациягә “Госуслуги” аша , яисә 122 номерына шалтыратып та язылып була.
2024 елда 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елда туганнар диспансеризация үтә. 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен үтәргә тиеш.
Фикер
Бакаев Илдар Инвир улы, Кушнаренко районы үзәк хастаханәсе баш табибы:
961 кеше диспансер күзәтүе астына алынды. Барлыгы 3963 авыру ачыкланды, 10 кешедә – яман шеш, 24 кешедә – диабет, 184 кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары табылды.