РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Дүртөйле районының Суккул авылы мәдәният йортында халык биюләре буенча мастер-класс үткәрелде. Аны халык биюләре коллективы җитәкчесе Юлия Сибәгәтуллина үткәрде.
Хореограф дәресне теориядән башлады. Рус, башкорт, татар һәм мари биюләренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Кызлар бию жанрлары турында белделәр, халык биюләренең хәрәкәтләре, ритмнары, костюмнары турында тыңладылар.
Аннан практик өлешенә күчтеләр. Бию адымнары, комбинацияләр, корпус тоту, кулларның хәрәкәтләрен өйрәнделәр.
“Без мәдәният йорты халыкның яраткан урынына әйләнсен өчен тырышабыз, - ди Юлия Сибәгәтуллина. – Шундый яңартылган матур урыныбыз булуга шатланабыз”.
Чыганак: Администрация МР Дюртюлинский район