Милли проектлар
4 апрель 2024, 03:52

Акчаларны кире кайтаралар

Артык түләнгән акчалар кайтарылачак.

Акчаларны кире кайтараларАкчаларны кире кайтаралар
Акчаларны кире кайтаралар

Уфада автомобильчеләргә «Хәвефсез сыйфатлы юллар»  милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган Көнчыгыш чыгу юлыннан чыгу өчен артык түләнгән акчалар кайтарылачак. Түләүле юлны куллануның беренче көннәрендә түләү системасының дөрес эшләмәве очраклары ачкланган. Шуңа бәйле рәвештә, түләү алу пунктында кассаларның эшен өстәмә тикшерү алып барыла. Аның нәтиҗәләре буенча акчаларны кире кайтару турында карар кабул ителәчәк.

- Түләү алу пункты аша үткәндә юл кулланучылары экранда юл зонасында урнашкан таблода система автомат рәвештә билгеләгән тарифның классын һәм суммасын күрә ала. Әгәр сумма яки тариф дөрес билгеләнмәгән булса, түләү уздырылганчы кассирга аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Әгәр автомобильче барган полосада кассир булмаса, аңлатмалар алу өчен түләүләрне кабул итү аппаратындагы «чакыру» төймәсенә басарга кирәк.

Көнчыгыш чыгу юлы буенча юл йөрү өчен түләүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин: *2323.

Белешмә:

Көнчыгыш чыгу юлы 2017 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте (концедент) һәм «Башкорт концессия компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (концессионер) арасында төзелгән концессия килешүе кысаларында гамәлгә ашырыла торган Башкортстанның һәм Идел буе федераль округының иң эре инфраструктура проекты. Төзелеш - монтаж эшләренең бәясе 40,3 млрд сум тирәсе тәшкил итә. Шуларның 4,5 млрды – Башкортстан Республикасы, 26,7 млрды федераль казнадан бүленгән акчалар. «Хәвефсез сыйфатлы юллар»  милли проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан «2030 елга кадәрге чорга Русия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указы нигезләмәләрен үтәү максатларында эшләнгән. Милли проект масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Русиянең 84 субъекты катнаша.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас