Русия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге - тарихи язмышларның уртаклыгы.
Кичә «Башкортстан» дәүләт концерт залында Белоруссия һәм Русия халыкларының бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Чара башында Хатыньдагы фаҗигале вакыйгалар белән тәңгәл булган “Крокус”тагы терактта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Русия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне – тарихи язмышларның уртаклыгын, күпгасырлык сыналган дуслыкны һәм белорус һәм русия халыкларының рухи теләктәшлеген танытучы истәлекле чара ул.
Тантаналы бүлектә катнашучыларны Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Беларусь Республикасының Уфа шәһәрендәге Илчелеге бүлеге җитәкчесе Артур Карпович һәм Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры урынбасары Алия Ильясова сәламләделәр.
Наталья Лапшина икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде.
"Болар –даими һәм туры рейслар, туризм программалары, мәдәни өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек: гастрольләр, музей программалары, мәдәни акцияләр. Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты «Белорусы Башкортостана» белән берлектә мәдәни хезмәттәшлек буенча зур эш алып бара», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Артур Карпович ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле һәм актив булуын ассызыклады. Шулай ук, ул рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгына һәм Халыклар дуслыгы йортына Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Беларусь һәм Башкортстан мөнәсәбәтләре территориаль чикләр белән генә чикләнми, халыкларны үзара хөрмәт рухында берләштерә. Мондый мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше – төбәкара хезмәттәшлек, ике республиканың муниципаль районнары арасында туганлык турында биш килешү төзелде», - диде Алия Ильясова.
«Белорусы Башкортостана» төбәк оешмасы җитәкчесе Р. Зюзькога халыкара һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мәдәният, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәйсә Рәис кызы үткән елда белорус үзәкләренең эшчәнлегенә байкау ясады.
Чарада катнашучылар алдында ГДК коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. "Бэби-шлягер" үрнәкле вокаль-эстрада студиясе, "Кредо" үрнәкле эстрада балеты, , шулай ук "Сябры" белорус җыры халык ансамбле, "Идел" халык биюләре ансамбле, Алмаз Әюпов, Виктория Пивоварцева чыгышлары тамашачыларга дуслыка корылган бәйрәм рухын бүләк итте.