Милли проектлар
3 апрель 2024, 08:25

Балтырган үрчеттеңме – штраф!

Җитте вакыт – сугыш елларында ач үлемнән алып калган үсемлектән ничек котылырга белмибез. 

Балтырган үрчеттеңме – штраф!Балтырган үрчеттеңме – штраф!
Балтырган үрчеттеңме – штраф!

Җитте вакыт – сугыш елларында ач үлемнән алып калган үсемлектән ничек котылырга белмибез. 

 

 

Ул биш меңгә якын булачак, хәтта ки, балтырган койма артында үссә дә, дигән фикерне җиткерде РИА Новости чыганагына  РФ Дәүләт думасы депутаты һәм балтырганга каршы көрәш проекты автордашы Алексей Говырин. Менә шулай, дуслар, балтырган каршы көрәш башланды.

Коммерцияле күчемсез милек хуҗалары да штрафтан азат ителми: вазифа биләүчеләргә ул 50 меңгә кадәр булса, юридик шәхесләргә  1 млн.га җитәчәк.

Алексей Говырин урындагы властьләр балтырганга каршы көрәшне игътибар үзәгендә тотарга тиеш, ди.

  • Алар эшне күзәтү астында тота һәм җир, бакча ияләре тарфыннан

үтәлмәгән очракта, милек хуҗасына, ике ай эчендә түләнергә тиеш, хисап белдерәләр. Түләнмәсә – суд аша түләтәләр, – ди депутат

Хуҗа белән элемтәгә кереп булмаган, аны таба алмаган очракта, җирне хуҗасыз дип табачаклар.

РФ Дәүләт Думасында каралучы бу закон проекты  “Экология”  гомумдәүләт  проекты кысаларында эшләнә. Яшәгән җиребезне тәртипкә китерү, инвазив үсемлекләрдән арындыру таләпләре үтәлмәгән очракта гражданнарга 20–50  мең,  юридик шәхеләргә 400– 700 сум штраф яный.

Фото: arnfoto.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас