Ярдәм бөтенләй булмаса?
Ана капиталын нинди максатта тотындыгыз, дуслар? Аның ярдәмен тойдыгызмы?
2023 елда илебез буенча 670 мең гаилә үзләренең яшәү шартларын яхшырткан. Бу иҗ мөһим мәсьәләдә алар ил башлыгы Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләүче “Демография” гомумдәүләт проектының зур ярдәмен тойган, торак мәьәләсен хәл иткәндә ана капиталы төп матди чыганак булып торган.
Русиядә бу проект көн кадагында. РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясап, премьер-министр Михаил Мишустин нәкъ шул хакта белдерде.
Исегезгә төшерәбез, хәзер беренче бала өчен - 630 мең, икенче балага – 830 мең сум акча бирелә.
Балага 1,5 яшь тулганчы пособие түләнә. Быел ул 50 сумга кадәр җиткерелде.
Страховка взносларын бердәм тәртипкә салу нәтиҗәсендә йөклелек һәм бала тудыру вакыты өчен дә түләнүче акча 383 мең сумнан 565 мең сумга җитте.
Яшьләр, сәламәтлегегнез булганда, бала табып, сөеп өлгерегез, ярдәм бар бит. Авыр, дисәгез, өлкәннәрдән сорагыз, алар ничек җиңел үстерде икән сезне?
Фото: ognikubani.ru