Милли проектлар
1 Апреля 2024, 05:03

Җиңүгә ышаныч тудырган җырлар

Чакмагыш районының Үрнәк авыл китапханәсендә "Солдат шинелендәге җырлар" әдәби-музыкаль кичә оештырылган.

Җиңүгә ышаныч тудырган җырларҖиңүгә ышаныч тудырган җырлар
Җиңүгә ышаныч тудырган җырлар

"Мәгариф" милли проектының "Патриотик тәрбия бирү" федераль программасы чикләрендә Чакмагыш районының Үрнәк авыл китапханәсендә "Солдат шинелендәге җырлар" әдәби-музыкаль кичә оештырылган.
Чарада катнашучылар фронтта һәм тылда җырларның ничек тууы, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрүе, ял иткәндә йөрәкләрен җылытуы, авырлыкларны җиңәргә, яу кырында һәм станок артында эшләгәннәрне көтеп алырга ярдәм итүен белгәннәр. Сугыш елларында бу җырлар Җиңүгә өмет һәм ышаныч тудырган.
Бөек Ватан сугышы еллары җырлары гадилекләре һәм ихласлыклары белән бүген дә күңелләрдә хисләр дулкыны тудыра. Кичәдә катнашучылар сугыш чорының "Смуглянка", "Синий платочек", "Темная ночь", "В землянке" җырларының тарихы белән танышканнар, иҗат җимешләренең авторларын белгәннәр.

Чакмагыш районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас