Милли проектлар
1 апрель 2024, 06:35

Быел 107 ФАП төзеләчәк

Бакалы районының Куштирәк һәм Юлтимер авылларында заманча ике фельдшер-акушер пункты ачылды.

Быел 107 ФАП төзеләчәкБыел 107 ФАП төзеләчәк
Быел 107 ФАП төзеләчәк

✅ Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен ФАПларның икесе дә мөһим корылмаларга баетылган. Аларда фельдшер кабул итү бүлмәсе, процедура, дару саклау бүлмәләре, пациентларга көтү зонасы ясалган.
Куштирәк ФАПында 20 еллык стажлы Гөлназ Газизова эшли. Ул Куштирәк һәм Яңасасыкүл авылларында яшәүче 370 кешегә, шул исәптә 35 балага беренчел медицина ярдәмен күрсәтә.
Юлтимер һәм Михайловка авылларында тәҗрибәле белгеч Сәрия Хәйдәрова 314 кешене хезмәтләндерә.
📌 Башкортстанда ФАПлар " Сәламәтлекне саклау" милли проекты ярдәмендә төзелә. 2024 елда республика җирлегендә 107 ФАП төзеләчәк. Яңа корылмалар һәм дистанцион технологияләр булышлыгында авылларда медицина ярдәме күрсәтү елдан-ел көчәя бара.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел 107 ФАП төзеләчәк
Быел 107 ФАП төзеләчәк
Быел 107 ФАП төзеләчәк
Быел 107 ФАП төзеләчәк
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас