“Җиңү волонтёрлары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең Стәрлетамак бүлекчәсе җитәкчесе Анна Хәлиуллина Мәскәүдә 2024 елның Җиңү парадына волонтёрлар сайлап алу конкурсында җиңгән.
Әлеге конкурста катнашу "Мәгариф" милли проектының "Социаль активлык " федераль проектының максатларын үтәүгә ярдәм итә. Анна Хәлиллуина Кызыл мәйданда Җиңү көненең төп чараларын үткәрүдә катнашачак. Сайлап алу конкурсын бөтен Русиядән 100 катнашучы узды. Алар – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге волонтерлар.
“Мәгариф” милли проектын 2018 елда Президент Владимир Путин булдырган иде.
Чыганак: sterlitamakadm.ru