Соңгы елларда “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанда меңнәрчә чакрым юллар төзелде һәм ремонтланды.
Биш ел эчендә Стәрлетамакта гына 64,3 чакрым юлны ремонтлаганнар. К. Маркс, Западная, Ходайбердин һ.б. урамнарда 70 юл участогын нормаль хәлгә китергәннәр. Бу эшләр максатына 693 миллион сум акча юнәлтелгән.
“Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” милли проектының төп максаты – юлларны хәвефсез хәлгә китерү. Шуңа да юл төзүчеләр, тәү чиратта, транспорт агымы зур булган урам участокларына һәм социаль-мөһим исәпләнгән объектларга илтүче юлларга зур игътибар бүлә.
Фото: Башинформ.