Күгәрчен районының Семен-Петровское авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишеген ачты.
Русия президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы беренчел звеноны модернизацияләү программасына ярашлы төзелгән бу объектны авыл халкы көтеп алды.
- Модульле ФАПта халыкка планлы, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. 200 кеше яшәгән авыл өчен ФАП ачылу зур шатлык булды,- ди Морак үзәк дәваханәсенең баш табибы Наил Абдуллин.- Хәзер алар биредә диспансеризация үтә һәм вакциналар ясата, башка күп кирәкле процедураларны үтә алачак.
Фото: Башинформ.