Милли проектлар
28 март 2024, 06:59

“Хатын-кыз – ел директоры”

    Краснокама районында уңышлы эшләүче җитәкче “Хатын-кыз – ел җитәкчесе” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды.

“Хатын-кыз – ел директоры”“Хатын-кыз – ел директоры”
“Хатын-кыз – ел директоры”

Краснокама районында уңышлы эшләүче җитәкче “Хатын-кыз – ел җитәкчесе” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды.

   Мәскәүдә әнә шул исемдәге ХХVII Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды. Һәм конкурс нәтиҗәләре буенча Краснокама районының Николо-Березовка авылында уңышлы эшләп килүче “Кама” җәмгыяте директоры Рита Солтанова җиңүче дип табылды.

   Конкурс ел саен Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында үткәрелә. Финалга чыккан барлык конкурсантлар – уңышлы эшләп килүче предприятиеләр җитәкчеләре. Аларның һәркайсы үзенең эшләре, стимуллары һәм проблемалары, һәм уңышка китергән юллары турында сөйләде.  Рита Солтанова – сөйкемле һәм тормышны яратучы ханым, тәҗрибәле җитәкче, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән коллегаларын үзенең күңел җылылыгы, юмор хисе һәм илебезнең эшлекле хатын-кызларына булган тирән хөрмәте белән үзенә каратты.

   Аңа исемле медаль һәм Диплом тапшырылды.

                                           

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас