Ярмәкәй халкы һәм кунаклары “Дуслык” ял һәм мәдәният паркының матурлыгын лаеклы бәһалап өлгерде. Әлеге матур урын мәчет һәм мәдәният сарае арасында урнашкан. Төзекләндерү эшләре “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Агымдагы елда җәмәгать урыннарын заманча төзекләндерү эшләре дәвам итә.
2023 елда паркта күпфункцияле спорт мәйданын төзелгән һәм 10 миллионлык сәхнә урнаштырылган. Анда төрле чаралар, өмәләр үткәрелә. Мәсәлән, күптән түгел “Лыжня России-2024” үткән. Анда йөзгә якын чаңгычы катнашкан.
2024 елда җәйге кафе, туристик навигация билгеләре һәм тагын бер ял зонасы булдырып, төзекләндерү эшләрен төгәлләргә җыеналар.