Башкала халкы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты кысаларында 2025 елда Бөтенрусия тавыш бирү ярдәмендә төзекләндереләчәк территорияләрне сайлауда катнаша ала.
Тавыш бирүче14 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. 30 апрельгә кадәр сылтама аша кереп, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша теркәлергә һәм Уфа шәһәре исемлегендәге теләгән объектны сайларга кирәк. Шулай ук 02.gorodsreda.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.
Быел Уфаның төрле районнарында урнашкан 18 территория тәкъдим ителә.
Фото ld7.ru