«Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Октябрьский шәһәрендә йөзү бассейны төзеләчәк.
"Октябрьскийда хәзер бер генә йөзү бассейны бар, һәм ул халык арасында бик популяр. Бездә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, физик культура белән шөгыльләнүче кешеләр бик күп. Боз сарае янында төзеләчәк яңа бассейн шәһәрдә массакүләм һәм профессиональ спортны тагын да үстерергә мөмкинлек бирәчәк һәм барлык яшьтәге кешеләр өчен су спорт төрләренең заманча үзәгенә әвереләчәк», — дип билгеләп үттеләр шәһәр хакимиятендә.
Спорт объекты быел төзелә башлаячак. Анда бассейн, тренажер залы, шулай ук аэробика һәм ритмик гимнастика белән шөгыльләнү өчен зал булдырылачак. Проект өч ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.