Милли проектлар
26 март 2024, 04:35

Табигатьне сакларга кирәк

Тәтешле районы укучылары Бөтендөнья Җир көнен билгеләп үтте.

Табигатьне сакларга кирәкТабигатьне сакларга кирәк
Табигатьне сакларга кирәк

Яңа Тәтешле урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән "Үсеш ноктасы" үзәгендә "Мәгариф" милли проекты максатларына ярашлы Бөтендөнья Җир көненә багышланган тематик дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты - табигать турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ныгыту, табигатьне саклау һәм яратырга омтылу тәрбияләү, балаларда тормыш өчен мөһим ресурс булган табигатькә карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес "Безнең планета" презентациясен һәм "Малай һәм Җир" мультфильмын караудан башланды. Матур планета, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының ничек булуы балаларга күрсәтелде. Шулай ук алар планетаның ничек пычрануы, ни өчен бөтен тереклекләр һәлак булуы һәм кешеләрнең җирнең матурлыгын ничек саклап калырга ярдәм итә алуы турында таныштылар.

"Планетаны ничек коткарырга" дигән әңгәмәдә балалар бер-берсенә җирне  саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләделәр. Уеннар уйнап һәм күп кенә яңа экологик һөнәрләр белделәр. Җир көне балалар белән экология турында сөйләшү өчен яхшы сәбәп, планетабызны сакларга кирәк һәм һәр кеше шәхсән үзе моны эшли ала.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас