Милли проектлар
26 март 2024, 04:45

Халык сәламәтлеге өчен

УЗИ-аппаратлары Мишкә районы үзәк дәваханәсенә кайтарылды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Ике заманча УЗИ-аппараты Мишкә районы үзәк дәваханәсенә тапшырылды. Бу «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

УЗИ диагностикасы дөньяда 30 елдан артык кулланыла. УЗИ-аппаратларның иминлеге халыкара стандартлар буенча сертификатланган. Яңа приборлар барлык кирәкле датчикларга ия һәм мәгълүматны санлы эшкәртүне тиз башкарырга мөмкинлек бирә. Ачык визуализация тикшерелгән органда вак үзгәрешләрне күрергә мөмкинлек бирә. Заманча диагностика җиһазлары авыруларны иртә ачыкларга булыша.

«Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның барлык төркемнәре ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, укыту яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.

Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас