Милли проект ярдәмендә Дуван районы Тастүбә авылының музыка мәктәбе яңа уен кораллары сатып алган.
Ил Башлыгы Владимир Путин игълан иткән «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча, Башкортстанның Дуван районы Тастүбә авылының балалар музыка мәктәбе рояль, фортепиано, баян һәм уку әдәбияты сатып алган. Матди-техник базаны яңартуга акчалар федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан бүленгән. Укытучылар күптәннән инде шундый уен кораллары алу турында хыялланган һәм кайчан да булса аларның укучылары уйнаячак дип көткәннәр. Балалар һәм аларның остазлары өчен бу иҗади идеяләрне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачылган. "Башкортстанда "Мәдәният " милли проекты актив рәвештә тормышка ашырыла. Шунысы мөһим: мәсьәләләр комплекслы хәл ителә: сәнгать мәктәпләре генә түгел, ә уку йортларының матди-техник базасы да яңартыла Музыка - илһам чыганагы. Нәкъ менә ул безнең тормышыбызны яңадан-яңа хисләр белән баета", - дигән музыка мәктәбе директоры Елена Әхмәтгалиева.
Чыганак: Дуван районы хакимияте.