Милли проектлар
24 март 2024, 21:06

Кытайлылар бездән борчак көтә

Кытайлылар бездән борчак көтәКытайлылар бездән борчак көтә
Кытайлылар бездән борчак көтә

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Кытайга экспорт өчен Чишмә районы предприятиесе тарафыннан әзерләнгән чираттагы борчагы партиясен контрольдә тотты. Бу культура бездә1870 тонна тәшкил итә.

Кытайның баш таможня идарәсе таләпләренә ярашлы рәвештә, һәр тимер юл контейнерыннан Россельхознадзор хезмәткәре фитосанитар экспертиза үткәрү өчен пробалар ала. Азык-төлек борчак үрнәкләре барлык кирәкле лаборатория тикшеренүләрен үткән. 

"Хәвефле организмнарны тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык продукция импортлаучы ил таләпләренә туры килә. Фитосанитар нәтиҗәләр нигезендә 72 сертификат бирелгән», — дилеләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

 "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты бездә уңышлы эшли. Аның максаты - 2030 елга товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас