Милли проектлар
24 март 2024, 20:55

Дим районы хастаханәсендә - яңа маммограф

Дим районы хастаханәсендә - яңа маммографДим районы хастаханәсендә - яңа маммограф
Дим районы хастаханәсендә - яңа маммограф

Башкортстанда, «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны заманча медицина корылмалары белән җиһазландыру дәвам итә. Мәсәлән, Уфаның Дим районы хастаханәсенә яңа маммограф кайтты, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Маммография - күкрәк бизен рентген нурланышы ярдәмендә тикшерү. 40 яшьтән узган хатын-кызлар өчен бу мәҗбүри диагностик тикшеренүләрнең берсе. Яңа җиһаз ышанычлы һәм югары сыйфатлы сурәт ясый, шулай ук ул сәламәтлек өчен зыянсыз, чөнки рентген нурланышының түбән дозасына ия.

Соңгы биш елда Владимир Путин тарафыннан тормышка ашырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча Башкортстанга 10 меңнән артык төрле медицина җиһазы, шул исәптән 22 компьютер томографы, 10 магнит — резонанс томографы, җиде ангиограф һәм онкология авыруларын дәвалау өчен өч линияле корылма кайткан.

Фото: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас