Милли проектлар
24 март 2024, 05:20

Урманнарны саклыйк

Бөре шәһәре укучылары “Утны туктат” мәгълүмат кампаниясендә катнаштылар.

Урманнарны саклыйкУрманнарны саклыйк
Урманнарны саклыйк

 

«Утны туктат» мәгълүмат кампаниясе кысаларында Бөре урманчылыгы бүлеге башлыгы Зөлфия Нургалиева, шулай ук федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге районара территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Зөлфия Кузнецова Бөре шәһәренең ике мәктәбе укучылары өчен урманда янгынга каршы куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрделәр. Мәгърифәтчелек эше республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына туры китереп оештырылган.

8 нче мәктәптә әйдәп баручы белгеч-эксперт икенче һәм бишенче сыйныф укучылары белән очрашты. Дәрес барышында балалар урманга мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясадылар, урман янгыннары турында гыйбрәтле мультфильмнар карадылар. Зөлфия Кузнецова балаларга урман янгыннарының куркынычлыгы һәм урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, шулай ук урман хуҗалыгында эшләү һәм аның әһәмияте турында сөйләде.

Чыганак: Министерство лесного хозяйства Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас