Милли проектлар
23 март 2024, 06:35

Дуванлылар башлап җибәрде

Чүпләмәсәк, бу кадәре эш чыгар идеме?

Дуванлылар башлап җибәрдеДуванлылар башлап җибәрде
Дуванлылар башлап җибәрде

Чүпләмәсәк, бу кадәре эш чыгар идеме?

 

 “Русия сулары” акциясен быел беренчеләрдән булып Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Мәсәгуть территориаль комитеты башлап җибәрде.

 Бу акция ел саен уздырыла. Ул  Владимир Путинның указы буенча эшли, “Экология” гомумдәүләт проектының “Кабатланмас сулыкларны  саклау”  федераль проекты кысаларында алып барыла.

Чарада Мәсәгуть педагогия колледжы студентлары актив катнашты. Аларга һәр теләгән кеше кушыла ала.

Башкортстан бу чараларда актив һәм катнашучы төбәкләр арасында  беренче 5леккә керә.

2023 елда проект кысаларында яр буйларын тазарту эше 1400 объектта узган. Анда якынча 72 000 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, 4 200 чакрымнан артык яр буе тазартылган,  10 мең куб чүп җыелган.

Быел бу акция 10нчы тапкыр уздырыла (2014 елдан башлап), ел саен күбрәк кеше катнаша, диләр.

Кызык, ә шушы эшне китереп чыгаручы, олы бөтен акциягә илтеп җиткерүче, тирә-як мохитнең, суларыбызның чисталыгы турында уйламый, чүпләп йөрүчеләр үзләре дә бармы икән ул меңләгән кеше арасында. Чүпләмәсәк, бу кадәре эш чыгар идеме?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас